Тутай авылында бөек композитор, актриса, җырчы, якташыбыз Сара Садыйкованы искә алдылар
Тутай авылында 1 ноябрь - Сара Садыйкованың тууына 119 еллыгы уңаеннан истәлекле чара узды.
(2 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Сагыналар сине якын дуслар” чарасы Сара Садыйкова рухына дога кылып башланды. Кичәдә композиторның тормышына һәм иҗатына багышланган чыгышлар яңгырады. Бөек якташыбызны якыннан белгән райондашларыбыз истәлекләре белән уртаклашты. Биредә шулай ук Сара апага багышланган күргәзмә дә оештырылган иде.
Ринат абый Гыйсмәтуллин, Мәрьям апа Хәерова, Миләүшә апа Вәлиуллина, Рәмис абый Ногманов, Лира апа Яруллина, Равил Булатов чыгышлары композиторга тирән хөрмәт белән сугарылган иде. Кичә җыр-моңнар, җылы хатирәләр белән үрелеп барды.
Әлеге матур истәлек чарасы Тутай авылы музее җитәкчесе Гөлсия Гайнуллина тарафыннан оештырылды.
Биредә шулай ук авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина катнашты һәм чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев