Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Урта Балтай балалары “Кыш бабай”да кунакта булганнар

Урта Балтай мәдәният йортында “Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән матур кичә узган.

(9 январь, “Апастово-информ”).



Бу көнне балалар Кыш бабай янына кунакка барган. Бәйрәм истәлекле мизгелләргә бай булып, бик күңелле узган. Балалар җырлаган да, биегән дә, бергәләп төрле кызыклы уеннарда да катнашкан. Кыш бабай балаларны бүләкләре белән дә сөендергән. 
“Балаларыбызның шат елмаюларын, күтәренке кәефләрен күрү - искиткеч рәхәт булды. Аларның һәрберсенә исәнлек-саулык, күңелле балачак, бәхетле киләчәк телибез”, - дип хәбәр итте Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев