Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Урта Балтай авылы китапханәсендә «Картайсыннар әйдә еллар, картаймасын бары күңел» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Китап укучы өлкәннәр китапханәгә җыелып, яшьлек хисләрен яңартты, хатирәләр барлады, хезмәт елларын искә алды. Алар өчен матур җырлар, шигырьләр яңгырады.
Өлкәннәр үзләре дә җырлашып утырды. Әлеге кичәне оештырган Эльвира Җаббаровага кат-кат рәхмәтләрен белдерделәр.
Нет комментариев