Ульяновск өлкә татар мәдәният Үзәгендә Барый Тарханов исемендәге төбәкара үзешчән театрлар фестивале кысаларында, Апас районы Урта Балтай мәктәбенең укытучылары оештырган «Мирас» театр коллективы чыгыш ясады.
(18 февраль, "Апастово-информ").
Алар сембер тамашачысына драматург Туфан Миннулинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен күрсәттеләр.
"Залда буш урыннар юк иде. Чыгышыбызны яратып карадылар", - диде Урта Балтай мәктәбе директоры Резедә Сәлахова.
Нет комментариев