“Үткән гомерем бер мизгел” дип исемләнгән бәйрәм концерты һәркемнең күңеленә хуш килде.
(30 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Өлкәннәрне котлап бик матур концерт оештырдык. Кичәбез матур җырлар, биюләр, котлау чыгышлары белән үрелеп барды. Тамашачы рәхәтләнеп ял итте, кушылып җырлады. Бәйрәм кичендә безнең белән бергә булган авылдашларыма, сәхнәдә чыгыш ясаучыларның һәммәсенә олы рәхмәтемне җиткерәм”, - ди Урта Балтай мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева.
Нет комментариев