Очрашуда язучының авылдашлары, якташлары, Казаннан килгән мәшһүр язучылар Алмаз Гыймади (журналның баш редакторы), Вакыйф Нуриев, Рафис Корбан, легендар җырчы, сатирик язучы Алмаз Хәмзин катнашты.
Очрашуны музей директоры Искәндәр Минһаҗев оештырды. Кичәне Хәбир Ибраһим үзе алып барды. Кичә башланыр алдыннан мәртәбәле кунаклар язучының туган йортында кунак булдылар, "Туган йорт" комплексының яңа салынган беседкасы ("Тәкәрлек оясы") белән таныштылар, шунда утырып чәй эчтеләр. Кече
Болгаер китапхәнәсе мөдире Гөлүсә Гайфуллина кунакларга "тәкәрлек" дип тамгаланган ит бәлеше пешереп җибәрде.
Нет комментариев