Җәй тәмамлануга карамастан, “Зәлидә” уеннары әле дә дәвам итә.
(5 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу юлы Сатламыш, Шыгай һәм Морзалар мәдәният хезмәткәрләре ял иттерде. Уеннарны яратып өлгергән халык бу юлы да актив булды. Өстән явып торган яңгыр да куркытмады аларны.
Халык җырлады да, биеде дә, уйнады да. “Зәлидә” һәркемгә шат кәеф бүләк итте.
Нет комментариев