Заманча татар пьесалары электрон банкы булдырылачак
Татар драматурглары һәм режиссёрлары күбрәк аралашсын өчен якын арада махсус виртуаль мәйданчык булдырылачак. Моннан тыш, яңа заманча пьесаларны бер урынга җыеп сәхнә әсәрләренең электрон китапханәсен (банкын) ясау да күзалдында тотыла, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.
(23 август, «Апастово-информ»)
«Бу турыда сүз 21 августта Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстан театрларының директорлары һәм режиссёрлары катнашында узган түгәрәк өстәлдә барды. Яңа сезон башланыр алдыннан Казан, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнәдән килгән җитәкчеләр барысы өчен дә хас булган сорау-проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Сүз алмаш гастрольләр, яңа спектакльләр чыгару өчен финанслар юнәтү, дәүләт йөкләмәсен үтәү, «Пушкин картасын» куллану мөмкинлекләре, фестивальләрдә катнашу, заманча пьесалар кытлыгы һ.б. турында барды», – диелә хәбәрдә.
Фикер алышуда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр да катнашты. Ул үз чыгышында еллар буена хәл ителми кала торган мәсьәләне күтәрде: ул да булса драматурглар белән режиссёрларның, театр директорларының аз аралашуы.
«Миңа Туфан абый Миңнуллин: «Күбрәк театрда булырга тырыш, артистлар, режиссёрлар белән ешрак аралаш, шунсыз драматург була алмыйсың, юньле пьеса да яза алмаячаксың», – дип әйтә торган иде. Ул чыннан да шулай. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, пьесаның беренче вариантын язгач, мин аны күп еллар хезмәттәшлек иткән режиссёрларга укытам, алар үз фикер-тәкъдимнәрен әйтәләр. Кайчакта без бәхәсләшәбез дә, тик болар барысы да сәхнә әсәре сыйфатын яхшырта торган әйберләр», – диде Равил Сабыр.
Режиссёрлар бу идеяне кызыклы дип тапты һәм шулай ук татар драматурглары иҗат иткән пьесаларның электрон китапханәсен дә булдырырга кирәк, дигән тәкъдим ясадылар.
Аннары чарада катнашучылар Равил Сабыр пьесасы буенча Әлмәт театрының баш режиссеры Сардар Таһировски куйган «Йорт» иммерсив спектаклен карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев