Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Зәлидә” Чүрибурашка да килде

Узган җомгада Чүрибураш авылы халкы мәдәният йорты каршына "Зәлидә"гә җыелды. Олысы, кечесе, бала-чагасы барысы да рәхәтләнеп биеп, җырлап, халык уеннарында катнашып күңел ачты. Чүрибурашлыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина һәм Гөлия Сәлахетдинова да сәламләп, хәерле тормышлар теләделәр. Гөлия исә сәламен матур җыры аша тапшырды. Кичәгә махсус кунак буларак кайткан...

Узган җомгада Чүрибураш авылы халкы мәдәният йорты каршына "Зәлидә"гә җыелды. Олысы, кечесе, бала-чагасы барысы да рәхәтләнеп биеп, җырлап, халык уеннарында катнашып күңел ачты.

Чүрибурашлыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина һәм Гөлия Сәлахетдинова да сәламләп, хәерле тормышлар теләделәр. Гөлия исә сәламен матур җыры аша тапшырды. Кичәгә махсус кунак буларак кайткан Чүрибураш авылын ил буйлап таныткан авылдашлары, җырчы Фердинанд Сәлахов бар җиһанны моңга күмде.

Авылдашлар тын калып аның җырларын тыңладылар, кушылып биеделәр. Фердинанд абыйны биредә һәркем хөрмәт итә, аның белән "безнең Фердинанд абый" дип горурланып яши. Фердинанд абый да Чүрибурашны яратып яшәвен, сагынып кайтуын белдереп, үзенең җырларын авылына, авылдашларына багышлады.

- Туган авылымда узачак мондый матур бәйрәмгә мин ашкынып кайттым. Бу бик матур башлангыч һәм ул дәвамлы булсын. Балачагым, яшьлек елларым искә төште. Без үскән чорларда авыл халкы катнашында кичәләр, концертлар еш була торган иде. Мин дә менә нәкъ менә алар үрнәгендә моңга тартылдым, - диде ул.

Мәйдан түрендә авылның моңлы апалары Садия Газиева, Фирдәвес Габидуллина, Рушания Габдрахманова, Алсу Шәмсетдинова чыгышы нәкъ менә шул еллар кайтавазы сыман яңгырады.

Чүрибурашта авыл клубы сәхнәсе элек-электән гөр килеп торган. Биредә эшләп килгән җыр, бию ансамбльләрен күпләр хәтерлидер, мөгаен. Ул вакытларда мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Талия апа Хисамованың хезмәтен әйтеп үтми мөмкин түгел. Бөтен гомерен, бар көчен, җанын-тәнен авыл халкына багышлый ул.

- Бик яратып эшләдем, әле дә сагынам әле. Ул чордагы авыл яшьләренә дә бик рәхмәтлемен мин. Кичәләрне, концертларны бергәләп оештыра идек. Бик моңлы җырлаучылар, оста итеп биючеләр бар иде. Үзебез тектергән матур-матур милли киемнәрдән чыгыш ясый идек. Бик күңелле эшләдек. Бу "Зәлидә"гә дә бик шатланып утырам әле. Күрегез, халык ничек рәхәтләнеп ял итә,- диде Талия апа.

Авылда бүгенгесе көндә яшьләрне сәхнәгә тарту авыррак. Чөнки хәзер халык дөнья мәшәкатьләренә чумып яши. Мәдәният йорты мөдире Миләүшә Хисамовага да бу мәсьәлә белән очрашырга туры килгәли.

- Мин беләм, Чүрибурашта җырга-моңга гашыйк халык яши. Мәдәният йортыбыз да зур, иркен, матур. Алга таба да барлык чүрибурашлыларны балаларны, яшьләрне сәхнәгә тарту бурычын куеп эшлим. "Зәлидә" моңа уңышлы гына башлангыч бирер дип өметләнәм, - ди Миләүшә. Чыннан да биредә яшь буын арасында да талантлар үсеп килә. Яңа гына сәхнә түрен яулаган Алия Шәмсетдинова да үз авылдашларына матур җыр тәкъдим итте. Әле күпләр аның җырлавын ишеткәне дә булмагандыр, мөгаен.

Чыннан да "Зәлидә" Чүрибурашка бәйрәм рухы өрде. Бер читтә кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйладылар. Ә мәйдан түре чүрибурашлыларның шат авазларына күмелде. Оештыручыларга Чүрибураш, Танай-Турай мәдәният хезмәткәрләренә һәм авыл җирлеге коллективына авыл халкы чиксез рәхмәтле булып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культурная жизнь Апастово