Зур Күккүз урамнарына гармун моңнары таралды
Зур Күккүз авылы мәдәният йорты каршында “Гармун уйныйк урамнарда” дип исемләнгән кичә узган.
(1 август, “Апастово-информ”).
Болгаер, Борнаш, Әҗем, Түбән Барыш, Зур Күккүз авылларыннан килгән гарумнчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясаган.
“1989 елдан бирле безнең җирлектә “Ядкәр” гармунчылар ансамбле эшләп килде. Анда тир-якта дан тоткан гармунчыларыбыз төрле республика, зона, районкүләм бәйгеләрдә катнашып, Дипломнарга, лауреат исемнәренә лаек булды. Аларның күбесе хәзерге көндә мәрхүм инде. Өлкән гармунчыларыбызга алмашка, ансамблебезнең яңа составына яшьләрнең кушылуы да - сөенечле хәл. Мисал өчен, бүгенге кичәбездә катнашкан оста гармунчыларыбыз - бертуганнар Гаязовлар, Тәфкил Сөнгатуллин, Рамил Җәләлиев чыгышлары да халык күңеленә бик хуш килде. Кичәбез бик матур, җанлы барды. Җырлашып, биешеп, аралашып бәйрәм узганы сизелмәде дә. Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте” , - дип хәбәр итте Зур Күккүз авылы клубы җитәкчесе Шаһидә Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев