Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаслыларга ГТОның алтын билгеләре тапшырыла

Барлык нормативларны да уңай башкарган райондашлар махсус билгеләргә ия була.

(20 декабрь, “Апастово-информ”).

  “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы массакүләм спортны популярлаштыру, халыкның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән.
“ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшьләре буенча 11 төркемдә сынауларның төрле төрләре буенча нормативлар үтәү каралган. Нормативлар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым билгеләнә. “Алтын" билгесен алу өчен барлык нормативларны да уңай башкарырга кирәк, - ди райондагы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча җаваплы белгеч Марсель Хисамов.
  Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгесе белән районының янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Илшат Хәбибуллин бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев