Апаста чүп контейнерлары яну очраклары бар
2 апрель көнне, кичке сәгатьләрдә районның янгын сүндерү бүлегенә Апасның бер урамында чүп контейнеры яну турында хәбәр керә.
(4 апрель, “Апастово-информ”).
“Янгын сүндерүчеләр һәм башка җаваплы хезмәтләр хәбәр булган урынга барганда, чүп савытында ачык ут күзәтелә һәм аның янындагы контейнерларга күчү, йортка үрмәләү куркынычы да бар иде. Ләкин, аңа юл куелмады. Ут вакытында йөгәнләнде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү дип фаразлана. Тикшерү эшләре бара”, - диде янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Хөрмәтле райондашлар! Чүп савытларына тиз янып китүчән, сүнеп бетмәгән, кызып китәргә сәләтле әйберләр салмасагыз иде. Булган мөлкәтне саклау мөһим. Янәшәдәге йортлар өчен дә куркыныч тудырмасак иде. Апасыбыз матур, чиста, төзек һәм имин булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев