Апаста Гөлнур Айзатның “Җиһаннур” китабы тәкъдим ителде
Апас үзәк китапханәсендә танылган якташыбыз, язучы, шагыйрә Гөлнур Айзат белән очрашу үтте.
(20 декабрь, “Апастово-информ”).
“Әни җылысын саклап” кичәсендә авторның әле яңа гына табадан төшкән “Җиһаннур” китабы тәкъдим ителде.
Җиһаннур – Гөлнур апаның унберенче китабы. Аны тәкъдим итү кичәсенә авторның авылдашлары, дуслары, классташлары, иҗатташлары, китап укучылар килде. Әсәрнең геройлары да җылы тәэсирләр өстәде.
“Җиһаннур” – тарихи повесть. Ул авторның әтисенең бабасы, әнисенең туганы турында. Шулай ук әнисенең васыятен искә алып язылган. Әлеге китап - Җиһаннур апасына, киң күңелле, мәрхәмәтле Анага һәйкәл.
Гөлнур апа китап турында тулы мәгълүмат бирде. Җырлады да, биеде дә, бик күп мактаулар, рәхмәт сүзләре дә кабул итте.
Кичә һәм китап турында тулырак – “Йолдыз” битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев