Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста Яңа ел чыршысын ябу тантанасы узды

Үзәк ял паркында кабат бәйрәм рухы хакимлек итте.

(17 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган җырлар халык күңеленә хуш килде.  Бәйрәм чарасында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты һәм Яңа ел бәйрәмнәрен матур, күңелле итеп оештырган, Чыршы янәшәсендә халыкны күңелле ял иттергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Биредә үз биналарын иң матур, иң зәвыклы бизәгән оешмалар ачыкланды. Район буенча иң матур шәхси йорт, капка төпләре бизәүче хуҗалар да сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Җиңүчеләргә район башлыгының рәхмәт хатлары, дипломнар, тапшырылды. 
Бәйрәмдә инде менә өченче тапкыр районкүләм “Шәпсани” бәйгесе дә узды. Җирлекләр, хезмәт коллективлары үзенчәлекле итеп чаналар ясап тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев