Апаста Нәүрүз бәйрәме узды
Райондашлар үзәк ял паркына җыелып, уйнап-көлеп Яз бәйрәмен билгеләп үтте.
(4 апрель, “Апас-информ”).
Үзәк ял паркында шат авазлар яңгырап торды, җыр-моң агылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләшкән тамашада милләтләр дуслыгы, гореф-гадәтләр чагылыш тапты.
Бәйрәмгә килгән апаслыларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде.
“Кадерле райондашлар! Барыгызны да шундый матур Нәүрүз бәйрәме белән котлыйм. Районда язгы кыр эшләре оешкан төстә башланып китте. Тиздән кыр хезмәтчәннәре чәчү эшенә дә керешәчәкләр. Язлар матур килсен. Чәчү эшләрен вакытында башкарып чыгып, мул уңышлар җыеп алырга насыйп итсен. Тынычлык, иминлек булсын. Хәрби операциягә киткән егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар”, - дип изге теләкләрен җиткерде Ленар Хантимиров.
Мәйдан түрендә “Теләкләр агачы” урын алды. Бәйрәмгә килгән райондашлар изге теләкләрен әйтеп, тасмалар бәйләделәр. Һәркем Илдә тынычлык, иминлек булуын, чирләр, яман гадәтләр, явызлыклар ерак китүен, дуслык-татулык, муллык, бердәмлек хакимлек итүен теләде.
Мәйданда җыр-моң тынып тормады. Киң күңелле эшмәкәр Наилә Әхмәдиева райондашларны тәмле плау пешереп сыйлады. Шунда ук спорт уеннары барды. ГТО нормативларын тапшыру да мөмкин булды. Аркан тартыш, гер күтәрү, кул көрәштерү кебек уеннар да райондашларны җәлеп итте.
Бәйрәмдә авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары, ашлык, ит-сөт продукцияләре тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев