Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк
Район тормышы

Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк

Әлеге уңайдан, “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, райондашларыбызны кабат ярдәм җыюда катнашырга чакырабыз.

(16 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Бүгенге көндә хәрбиләргә генераторлар, бензопычкылар, көрәкләр, квадрокоптерлар һ.б. кирәк. Җылы киемнәр, озак саклана торган азыклар, гомуми кулланыштагы әйберләр, шәхси гигиена чараларына ихтыяҗ зур.


  Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
  Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).



  Районның газ-линия хезмәте коллективы беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм чараларына кушылды. Алар егетләр өчен кирәк-яракларны “Алга” яшүсмерләр клубына тапшырды.

  Кечкенә генә ярдәм дә егетләребезнең сугышчан рухын күтәрүдә мөһим роль уйный. Бергә һәм бердәм булыйк!


Нет комментариев