Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

“Черемушка” фольклор ансамбле 45 еллык юбилеен бәйрәм итте

Кабыккүпер авылының “Черемушка” фольклор ансамбле истәлекле юбилеен билгеләп үтте.

(4 март, “Апастово-информ”).


   Кичә бик эчтәлекле, йөрәкләрне җилкендерерлек, күркәм, җылы һәм ихлас матур бәйрәмгә әверелде.
Кунакларны кайнар чәй-коймак, гармун моңнары белән каршы алдылар. Бәйрәмдә ансамбльнең барлыкка килүе, аның 45 еллык тарихы, казанышлары, уңышлары турында сөйләп үттеләр. Артистларга карата җылы, мактау сүзләре, ихлас теләкләр яңгырады.
Юбилей кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова котлап, район башлыгы Айрат Җиһаншинның Рәхмәт хатын тапшырды, иң затлы бүләк - өр яңа гармун бүләк итте.
Район мәдәният йорты мөдире Роза Нурмиева ансамбльнең төрле бәйрәмнәрдә, чараларда актив катнашып, үзләренең чыгышлары белән халык күңелен яулавын, сәхнә җанлы булуларын билгеләп үтте, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сез чын энтузиастлар, русс мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучылар булып торасыз. Коллективыгыз тагын да үссен, киңәйсен, яшь артистлар белән тулыланып торсын, тагын да озак еллар тамашачыларны сөендереп яшәргә насыйп булсын. Актив позициягез, иҗат чишмәгез саекмасын, - диде ул һәм мәдәният бүлеге исеменнән музыка аппаратурасы белән бүләкләде.
Бәйрәм кичәсе “Черемушка” ансамбленең, шулай ук тирә-як авыллардан хезмәттәшләрен котларга, бүләкләре белән куандырырга килгән үзешчән коллективларның җыр-моңнары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.
Юбилей кичәсендә район мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Мингазиев, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, Сатламыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев, озак еллар “Черемушка” ансамбленең җитәкчесе булып эшләгән Мөршидә Шәрәфуллина катнашты һәм җылы теләкләрен җиткерделәр. Зал тутырып килгән халык һәр чыгышны алкошларга күмде.
“Черемушка” ансамбленең тарихы ерак 1980 елга барып тоташа. Аның иң беренче җитәкчесе Лидия Зубарькова була. Җыр-моңга гашыйк, энергия тулы булган яшьләрне бер коллективка җыя алган ул. Гади рус хатыннары җыр культурасын саклап, авыл тарихын моңнарында чагылдырып киләләр, үзләренең чыгышлары белән төрле бәйрәмнәрнең бизәге булып торалар, тора-бара район күләмендә дә чыгышларын тәкъдим итә башлыйлар. Рус культурасын, традицияләрен, рус җырларының матурлыгын үсеп килүче буынга тапшыру – төп максатлары. Коллективны җыр-моңга, Ватанга мәхәббәт, тату һәм нык дуслык берләштерә. Бүгенге көндә коллективны – Наталья Александрова, Нина Фисина, Марат һәм Римма Саттаровлар, Екатерина Машина һәм коллективның иң яшь һәм алыштыргысыз җитәкчесе Тамара Зубарькова – барлыгы 6 кеше тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев