Дәвеш мәдәният йортында окоп шәмнәре ясыйлар
Дәвеш авылы мәдәният йортында “Шәм җылысы” акциясе кысаларында махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясау эше бара.
(17 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Яңа елны изгелекләр белән башларга булдык. 2 гыйнвар көнне җыелып окоп шәмнәре ясый башладык. Кирәк-яракларны җыйдык. Акчалата да ярдәм итүчеләр күп булды. Бүгенге көндә 150 шәм әзер. Тагын 100 шәм ясарлык әйберләребез бар. Авыл халкы теләп ярдәм итә. Кемдер савытын чистарта, кемдер парафин эретә, тутыра, бәйли”, - ди мәдәният йорты мөдире Венера Вәлиуллина.
Тәҗрибә дә ясап караганнар шәмнәр 6-7 сәгать яна. Җилдә сүнми. Сыйфатлы җептән ясалган шәмнәр төтенләми, уты тышка күренми, куркынычсызлыкны тәэмин итә. Шәмнәр ярдәмендә ашарга җылыталар, аяк киемнәрен киптерәләр, землянка-окопларны яктырталар, үзләренә дә җылынырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев