Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

2025 елда Апаста спорт белән шөгыльләнү өчен тагын бер мөмкинлек артты

Узган елда яңа төзелгән «Апас-арена” стадионы тантаналы төстә ачылды.

(3 январь, «Апастово-информ»)



Бина Апасның әйләнгеч юлында, район суды бинасы белән янәшә урнашкан. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән. Стадионның футбол кыры, йөгерү юлы һәм административ бина – бар да заманча. Спортчылар өчен барлык шартлар да бар. Төзелеш эшләрен “Озон” оешмасы алып барган. 2019 елда футбол кыры өчен 10 миллион, 2024 елда төзелеш өчен барлыгы 220 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Апас үзәгендә шундый матур бина барлыкка килде. Республикада бу программа 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Ул федераль, республика бюджетыннан һәм бюджеттан тыш керемнәргә нигезләнгән.

Яңа футбол кырында беренче тупны район башлыгы белән берлектә яшь спортчы, иң яхшы һөҗүмче Кәрим Сафиуллин типте.
Кәрим 5 яшеннән футбол белән шөгыльләнә. Тренерлары Рөстәм Бикмөхәммәтов ике төркемдәге 30 баланы үз канаты астына җыеп, аларга спорт серләрен төшендерә. Балалар атнага 4 тапкыр – сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көнне күнекмәләргә йөри. Яшь футболчылар төркеме зона һәм республика ярышларында призлы урыннар яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев