Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Дулкыннарда йөздек, ярыштык

17 мартта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясендә шөгыльләнүчеләрнең беренче ярышы узды. Дулкын бассейны күптән түгел кулланылышка тапшырылып, балаларның биредә шөгыльләнә башлауларына ярты еллар чамасы булуына да карамастан, алар матур йөзү алымнарын күрсәттеләр. 2000-2002 елгы егетләр арасында 50 метр араны беренче булып Илшат Кәлимуллин килде. Икенче урынны Ранис Сафиуллин,...

17 мартта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясендә шөгыльләнүчеләрнең беренче ярышы узды. Дулкын бассейны күптән түгел кулланылышка тапшырылып, балаларның биредә шөгыльләнә башлауларына ярты еллар чамасы булуына да карамастан, алар матур йөзү алымнарын күрсәттеләр. 2000-2002 елгы егетләр арасында 50 метр араны беренче булып Илшат Кәлимуллин килде. Икенче урынны Ранис Сафиуллин, өченче урынны Артур Хисамов яулады. 1997-1999 елгы егетләр исә 100 метр арада көч сынаштылар. Финишка беренче булып Ранис Ибраһимов, икенче Айдар Шәфигуллин, өченче Ринас Хисамов килде. 1999-2001 елгы кызлар арасында 25 метр арада Альбина Салаватуллинага тиңнәр табылмады. Җиңүчеләрнең барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования Дулкын