21 август көнне 11 сәгать 17минутта Апас районының янгын сүндерү бүлегенә Коштавылында йорт януы турында хәбәр керә.
Янгын сүндерүчеләр бәхетсезлек булган урынга юнәлә.
“Без килгәндә йорт инде тулысынча янып беткән иде. Әлеге гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Янгын чыккан вакытта ике бала өйдә булган, икесе кунакта булган. Хуҗабикә верандада ут чыкканын үзе күреп алган”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Бәхеткә, янгында кешеләр зыян күрмәгән. Ана кеше балалары белән вакытында өйдән чыгып өлгергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр үткәргеченең төзек булмавы аркасында чыккан. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре электр һәм газ җиһазларын кулланганда аеруча сак булырга чакыра.
“Бу хакта кат-кат искәртеп, кисәтеп торабыз. Янгыннарның күпчелеге электр һәм газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыга. Шулай ук мичне артык кыздырып җибәрү дә янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин, - ди Илшат Шәфигуллин.
фото: МЧС
Нет комментариев