Иске Әнәле авылында яшәүче Талия әби: “Тормышымнан канәгать булып, 90 яшемә җиттем»
Кешеләрең синең, Апасым!

Иске Әнәле авылында яшәүче Талия әби: “Тормышымнан канәгать булып, 90 яшемә җиттем»

Иске Әнәле авылында яшәүче Талия әби Гыймадиева туган көнен якыннары янәшәсендә, мул табыннар артында, сөенеп каршы алды.

Акъәбине район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлап, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина да иң изге теләкләрен җиткереп, бүләге белән сөендерде.Талия әбинең балачагы сугыш һәм авыр елларга туры килә. Әтисе фронтка китә, әнисе дүрт баланы ялгызы үстерә. Балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә.

- 5-6 нчы сыйныфта укыганда ук комбайнга үлчәүче итеп куйдылар. Соңрак секретарь, тракторчы, сыер савучы булып эшләдем. Озак еллар дуңгызлар карадым. Бар хезмәтем авыл хуҗалыгы белән бәйле, - дип сөйли юбиляр.

Тырыш хезмәте өчен Талия әби күпсанлы Мактау грамоталары, премияләр һәм медальләр белән дә бүләкләнгән. Бүген ул улы Рәмис абый һәм килене Миләүшә апа тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Килене белән 40 елдан артык бергә гомер итәләр. Оныклары да дәү әниләренең җылы тәрбиясен, акыллы киңәшләрен сагынып искә ала.

- Эшләгән эшләремә үкенмим. Шушы тормышымнан канәгать булып, 90 яшемә җиттем. Аллага шөкер, кадер-хөрмәттә, хасияттә яшим, - ди әбекәй.

Ул бүген дә һәр көнен догада үткәрә, якыннарына саулык, бәхет һәм тату тормыш тели.


Нет комментариев