Җәмгыять һәм без

Татарстанда 21 августта яшен, бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда җомга, 21 августта, болытлы һава көтелә, көндез ачылышлар мөмкин. Көндез кыска вакытлы явым-төшемнәр республиканың аерым районнарында көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Иртәнге арада кайбер урыннарда яшен, бозлы яңгыр һәм томан мөмкин. Төньяк-көнбатыш җил тәүлек эчендә көньякка алышыныр һәм 5–10 м/с тизлектә исәр. Аерым районнарда исенү көче 14 м/с га кадәр җитәргә мөмкин.

Яшен вакытында җил 15–20 м/с ка кадәр көчәер, ә төнлә урыны белән исенү көче 24 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы көндез +20…+25 градуска кадәр булачак.


Нет комментариев