«Алтынбанк » директорлар советы рәисе Ринат Абдуллин 2026 елның 29 сентябрендә 69 яшендә вафат булган. Бу хакта банк матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Абдуллин «Алтынбанк»ны 2003 елдан җитәкләгән. Банкта аның профессиональлеген, стратегик фикерләвен, җаваплылыгын һәм оешма үсешенә керткән өлешен билгеләп үттеләр.
Ринат Абдуллин хезмәттәшләре, партнерлары һәм клиентлары арасында хөрмәт казанды, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә. Ул шулай ук «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» һәм «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»исемнәренә лаек булган.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев