Колгына авылында яшәүче Назимә әби Рәхмәтуллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
Гомере буе авыр хезмәт йөген тарткан, бик күп авырлыклар белән сыналган Нәзимә әби Рәхмәтуллинаның урыны түрдә. Ул гомер көзләренең һәр мизгеленә, һәр якты көненә сөенеп яши. Яныннан балалары, оныклары, якыннары, авылдашлары өзелми.

- Сөбханалла, мин - бик бәхетле. Кадер-хөрмәттә гомер кичерәм. Газиз балаларым, оныкларым исән-сау, сөендереп кенә торалар. Улым Айдар, киленем Зөбәйдә тәрбиясендә яшим,- ди ул.
Назимә әбинең якты йөзеннән тирә-юньгә нур сибелә, җылылык бөркелә. Акъәбинең күңелендә изгелек яши. Ул һәр иртәсен тирә-юньдәгеләргә яхшылык, хәерле тормыш теләп, дога кылудан башлый. Назимә әби озак еллар колхозда эшләгән, чөгендер эшкәртү, урман кисү эшләре дә эләккән аңа. Авылда остабикә булып торган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләмен тапшырып, бәйрәм котлауларын ирештерде. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Зәйнуллина да олы ихтирам белдерделәр.
Нет комментариев