“Россиядә 2026нчы елның июлендә икътисадның биш тармагында уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан югары булган. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.
Иң югары уртача хезмәт хакы финанс һәм иминият өлкәсендә теркәлгән - 243,4 мең сум. Тәмәке эшләнмәләре җитештерү тармагында бу күрсәткеч 230,3 мең сум тәшкил иткән. Һава һәм космик транспорт өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 227,3 мең сум булган.
Экстерриториаль оешмалар һәм органнар эшчәнлегендә уртача хезмәт хакы 224,3 мең сумга җиткән.
Нефть һәм табигый газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 208,7 мең сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечләр 2026 елның июленә карый.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев