Апас үзәк китапханәсендә “Безнең заман геройлары” дип исемләнгән чара узды
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Апас үзәк китапханәсендә “Безнең заман геройлары” дип исемләнгән чара узды

Әлеге чарада махсус хәрби операция ветераны Раил Хәеров, бүгенге көндә илебез иминлеге өчен көрәшүче егетләрнең әниләре һәм якыннары катнашты.

  Раил Хәеров чарага килгән Апас урта мәктәбе укучылары алдында эчтәлекле чыгыш ясады. Ул мобилизацияләнгән көннән алып, туган ягына әйләнеп кайтканчы кичергән вакыйгаларны, яу кырында нинди авырлыклар белән очрашуы турында сөйләде. Балаларда туган һәрбер сорауга тулы итеп җавап бирергә тырышты. Батыр уллар тәрбияләп үстергән аналар да үзләренең уй-кичерешләре белән бүлештеләр, балаларга изге теләкләрен теләделәр, киңәшләрен бирделәр.


Нет комментариев