1нче октябрьгә каршы төндә Россиянең берничә төбәгендә 330 пилотсыз очу аппараты юк ителгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” язган.
Дроннар 30нчы сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 1нче октябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан ачыкланган һәм юк ителгән.
Пилотсыз очкычлар Брянск, Белгород, Смоленск, Калуга, Тула, Курск, Тверь, Липецк, Орёл, Тамбов һәм Әстерхан өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы, шулай ук Кара диңгез акваториясе өстендә теркәлгән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев