Музей ветераннары чәй табыны артында очрашты
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Музей ветераннары чәй табыны артында очрашты

Апаста өлкәннәр ункөнлеге башланды. Оешмалар үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйларны хөрмәтли.

 Апас туган якны өйрәнү музее коллективы өлкәннәрне чәй табыннары артына җыйды.

“Безнең музейда өлкәннәр көне уңаеннан, без - хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр. Халыкта әйтем бар: "Әздән дә күңел була, әздән дә хәтер кала"... Музейда зурдан купканнар, хәтирәләр яңартып сөйләшеп, изге теләкләр теләштек. Музей хәзер яңа позитив күренеш ала, эчке, тышкы ремонтлар наять итеп эшләнгән, җылы... Хәзер экспозицияләр төзергә хәзерләнәләр, бу регионда иң зәвыклы музей булдыру өстендә эшлиләр, тамашачылар фикеренә дә колак салалар.

Шулай дәвамлы булсын! Уңышлы ел, энергия, иҗат уңышлары телибез, ә табын искиткеч уңышлы иде: казанда пешкән шулпа, самоварда кайнаган музей чәе, башка тәм-томнарны санап бетерелек түгел... Без ветераннар бик кәнәгать калдык”, - дип хәбәр итте музей ветераны Рәмис абый Ногманов.


Нет комментариев