22 майга һава торышы һәм ай календаре
Һава торышы

22 майга һава торышы һәм ай календаре

Буген һава торышы нинди булачак?

22 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр була. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +16..+21˚ градус.

Тулган ай.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Шытымнарны сирәкләргә, туфракны йомшартырга була. Агач-куакларга авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/22-maiga-hava-torysy-ham-ai-kalendare22-5866307


Нет комментариев