ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

18 июльгә һава торышы һәм ай календаре

18 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, көндез кайбер районарда боз явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Җиләк-җимеш культураларының тамырларына фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә кирәк. Чәчәкләрне гөмбәчек авыруына каршы препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Кыяр, помидор, ташкабак уңышын җыеп алырга була, ләкин җыелган уңышны шундук эшкәртергә киңәш ителә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/18-iyulga-hava-torysy-ham-ai-kalendare18-5867350


Нет комментариев