Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

31 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле яңгырлар көтелә. Урыны белән яшен була, боз явачак, төнлә кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20, 24 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +20..+25˚ градус.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Помидорларның як-ягыннан үсеп чыккан үсентеләрен өзеп ташлау өчен уңай вакыт. Бакча җиләге мыекларын күчереп утыртып, яңа түтәлләр ясарга була. Көзгә кадәр уңыш бирә торган җиләкләрне көл һәм комплекслы ашламалар белән ашларга була.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/31-iyulga-hava-torysy-ham-ai-kalendare31-5867582

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев