ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

6 августка һава торышы һәм ай календаре

6 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен була. Төнлә һәм иртән томан төшә. Көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Күпьеллык чәчәкләрне: ирис, пион, ландышларны бүлеп күчереп утыртырга була. Куакларга һәм бакча җиләгенә органик ашламалар сибәргә кирәк. Карлыган куагының нык ботакларын калдырып, берьеллык нечкә үсентеләрен кисеп ташларга кирәк.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/6-avgustka-hava-torysy-ham-ai-kalendare6-5867687


Нет комментариев