ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
8 августка һава торышы һәм ай календаре
8 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак, боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +22..+27˚.
Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Күпьеллык чәчәкләрне: ирис, пион, ландышларны бүлеп күчереп утыртырга була. Куакларга һәм бакча җиләгенә органик ашламалар сибәргә кирәк. Карлыган куагының нык ботакларын калдырып, берьеллык нечкә үсентеләрен кисеп ташларга кирәк.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/8-avgustka-hava-torysy-ham-ai-kalendare8-5867735
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев