Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр кыздырачак
Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр кыздырачак. Республика синоптиклары шулай ди. Бу атна ахырында эссе, кыска вакытлы яңгырлы һава торышы вәгъдә иткәннәр.
Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез +29 градуска кадәр җылытачак. Кыска вакытлы явым-төшемнәр, яшен булырга да ихтимал. Җил секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +5…+10 градус, көнчыгыш районнарда +15 градус җылы булачак. Шимбә төнлә +9…+14 градус, көндез +24…+29 градус җылы фаразлаганнар. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр ихтималы да бар. Якшәмбе яңгыр вәгъдә итмәгәннәр, көндез +30 градуска кадәр эссе көтелә. Киләсе атна башында да чын җәйге һава торышы булачак. 3 һәм 4 июнь көннәрендә көндез +31 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143547/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев