Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда атна уртасында һава температурасы +36 градуска җитәчәк

Бүген атмосфера фронты узганнан соң Татарстан антициклонның үзәк өлешендә калачак, шуның нәтиҗәсендә республикада берничә көнгә коры һәм эссе һава торышы урнаша.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +13..+18 градустан +16..+21 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Иртәгә, 2 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава +28..+34 градуска кадәр җылына, дип искәртә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 4 июльдә, көндез һава температурасы +31..+36 градуска кадәр күтәрелә. Республика территориясендә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 5-7 градуска югары булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары нигезендә, көндезге температура +31..+36 градуска җиткән аномаль эссе һава торышы Татарстанда атна ахырына кадәр саклана. Шул ук вакытта, җомга, шимбә һәм якшәмбе республикада урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк язганча, урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-atna-urtasynda-hava-temperaturasy-36-graduska-itacak-5889880

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев