Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Яшь гвардиячеләр Апас балаларын сөендерде

Апаста “Бердәм Россиянең Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе вәкилләре “Патриотлык хәрәкәттә“ акциясе үткәрде.

 Әлеге акция кысаларында алар Апас мәктәбендә, универсаль спорт залында булып, биредә шөгыльләнүче балалар белән очрашып, 19 волейбол һәм 12 футбол туплары тапшырдылар. 
- Якынлашып килүче Белем бәйрәме уңаеннан “Бердәм Россиянең Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан махсус “Патриотлык хәрәкәттә“ акция оештырылды. Әлеге акция кысаларында без республика районнарында булып, мәктәп кирәк-яраклары тапшырабыз. Апас балаларын да без яңа, матур туплар белән сөендердек, - ди “Бердәм Россиянең Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Виталий Климонскис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев