Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Защита Родины – святой долг
23 февраля - День защитника Отечества. В этот день мы вспоминаем тех, кто отдал свою жизнь, силы и здоровье ради нашего светлого будущего. С надеждой смотрим на людей, готовых в любую минуту встать на защиту мирной созидательной жизни. Особый поклон в этот день ветеранам Вооруженных Сил. Государство делает все возможное,...
-
Әлмәндәр карты Нурислам бабай Мифтахов 90 яшьлеген каршылады
Бер генә дә Нурислам бабай дип эндәшәсе килми аңа. 90 яшен дә егетләрдәй яшь йөрәкле, нык хәтерле булып, горур каршы ала ул. Нурислам абый Мифтаховны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина кайнар котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды. Әлмәндәр...
-
Апаста гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды
Каратун станциясендә 17 февраль кичендә булган янгын сәбәпле, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш җыелышы узды. Биредә янгынның сәбәпләре уртага салып сөйләшенде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү бурычы куелды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды.
-
В Табар Черках отметили масленицу
Масленица один из самых веселых праздников в году. Он широко отмечается по всей России и в нашем районе в частности. Это праздник который продолжается неделю. У каждого дня есть своё название и свои особенности. Так понедельник это «встреча», вторник - «заигрыши», среда - «лакомка», четверг - «разгул», пятница - «тещины...
-
“Салават күпере“ балалары янына юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары килде
Бүген Апас "Салават күпере" балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалар юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән очраштылар. Балалар тәрбияче апалары белән Казан шәһәренә сәяхәт кылу күренешен күрсәттеләр. Юлда очраган һәр юл билгесен аңлатып шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр башкардылар. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары каршында да югалып калмадылар. Һәр сорауга төгәл җавап бирделәр. Биредә...
-
15 февраль – сугышчы интернационалистларны искә алу көне
Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел вакыт узган. Үлем белән күзгә-күз очрашкан солдатларыбызның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Күпне күргән, авырлыкларны бердәм булып җиңәргә өйрәнгән егетләр яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйлар. Хәрби бурычларын намус белән үтәгән ветераннарыбызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телибез. Рәшид Заһидуллин, муниципаль район...
-
Апаста шагыйрә Эльмира Җәлилова белән очрашу узды
Район мәдәният йортында күп кенә җырлар авторы, шагыйрә Эльмира Җәлилова катнашында шигырь кичәсе узды. Гашыйклар көне уңаеннан оештырылган бу кичә чын мәгънәсендә мәхәббәт бәйрәменә әверелде. Кунак булып Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Айгөл Бариева да килгән иде. Сәхнәдә Эльмира Җәлилова сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләр укылды. Автор үзе дә тирән эчтәлекле...
-
Апаста «Дулкыннар» иҗат бәйгесенең районкүләм сайлап алу турлары узды
Бүген "Сәләт" балалар иҗаты йортында "Дулкыннар" иҗат бәйгесенең районкүләм сайлап алу турлары узды. Быел ул арабыздан киткән моңлы сандугачыбыз, халык җырчысы Әлфия Авзалованы, аның иҗатын искә алуга багышланган иде. Биредә катнашучылар "Нәфис сүз", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль" номинацияләре буенча сыналдылар. Алар Әлфия апа Авзалова башкарган җырларны яңгыраттылар, аның турында истәлекләр, махсус...
-
Татар Пүчинкәсе яңа клублы булачак
Салкын кыш айлары булуга да карамастан, районда төзелеш эшләре тукталмый, яңалары да өстәлеп тора. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе төзелеш эшләре барган урыннарда булып, төзүче-эшчеләр белән сөйләшеп, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырыша. Яңа эш атнасы Татар Пүчинкәсе авылында яңа клубка урын билгеләү белән башланып китте. - Әлеге...
-
Апаста гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды
Арчада балалар агулану сәбәпле республика буенча гадәттән тыш җыелыш уздырылды. Апас районы буенча гадәттән тыш комиссия әгъзалары, барлык өлкә һәм мәгариф учреждениесе җитәкчеләре катнашты. - Район буенча комиссия төзеп, тагын бер кат мәктәп һәм балалар бакчаларында ашатуны контрольгә алырга. Азык-төлекнең саклану вакытларын, медосмотр кенәгәләрен тикшереп чыгарга,- дигән бурыч куйды комиссия...
-
Тәүгелде авылында гомер итүче Миңнекамал әби Нургалиева 100 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Йөзяшәр әбине олугъ юбилее белән котларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин барды. Рәсәй һәм Татарстан Президентының Котлау хатларын, район башлыгының Котлау хатын, 100 яшь дип язылган торт белән чәк-чәк, чәчәк бәйләме тапшырды. Миңнекамал әби кунакларга бик шатланды.Йөзгә җитүнең сере "акыллы балалар үстереп, кадер-хөрмәттә яшәү,"- диде ул. (Тулырак язманы газета битләреннән укыгыз)
-
Апаста “Татарстан чаңгы юлы – 2018“ ярышлары уза
10 февральдә, Апасның Яр буе (Набережная) мәйданында "Татарстан чаңгы юлы - 2018" ярышлары уза. Биредә балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, ветераннар, лаеклы ялда булган өлкәннәр ярыша. Шулай ук массалы шуу оештырыла. Чаналарда шуу, тәмле чәйләр эчү дә каралган. Ярышның тантаналы өлеше иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. (0+)
-
Апаста медицина хезмәткәрләре эшләренә нәтиҗә ясады
Районның медицина хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, алдагы хезмәт елына бурычлар билгеләделәр. Район хакимиятенең утырышлар залында аларның хисап җыелышлары узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашты һәм чыгыш ясады. Баш табиб Алмаз Алиуллин чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ, бүгенге...
-
Апаслылар Казанда чиратсыз дәвалана алачак
Апаста халык сәламәтлеге беренче урында. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, икенче номеры Казан клиник хастаханәсе баш табибы Альмир Абашев һәм район баш табибы Алмаз Алиуллин арасында халыкны икенче номеры Казан клиник хастаханәсендә дәвалау өчен килешү төзелде. Биредә райондашлар чиратсыз дәвалана алачак.
-
Апаста Үзәк чыршы ябылды
Райнның Үзәк ял паркында Чыршы ябу тантанасы узды. Бәйрәм тантанасын район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде. Ул райондашларга уңышлар, бәйрәм кәефе теләде һәм республика күләмендә ирешелгән уңышларга тукталды. -Үзәк Чыршы Республикакүләм "Иң матур чыршы" бәйгесендә беренче урын яулап, 1 миллион грантка лаек булды. Авыл җирлекләре арасында Иске Йомралы...