Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы булды

Республика Гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясенең чираттагы утырышыннан соң ук 20 декабрьдә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды. -Районыбыздагы белем бирү йортлары-мәктәпләрнең бүген 75 процентында видеокүзәтү системалары кулланыла. Аны 100 процентка җиткерү буенча тиешле чаралар күрелә. Мәктәп автобусларының бөтенесе "Глонасс"...

Республика Гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясенең чираттагы утырышыннан соң ук 20 декабрьдә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды.
-Районыбыздагы белем бирү йортлары-мәктәпләрнең бүген 75 процентында видеокүзәтү системалары кулланыла. Аны 100 процентка җиткерү буенча тиешле чаралар күрелә. Мәктәп автобусларының бөтенесе "Глонасс" һәм Татарстан Бердәм диспетчерлык системасы белән тоташкан. Бу юнәлештә максатчан һәм планлы эшләрне дәвам итәчәкбез. Авыл җирлекләре башлыкларына барлык артезиан коелары, чишмәләр, су манаралары, су алу гидрантлары төзеклеген карап, кирәкле чаралар куллану бурычы йөкләнә. Урам юллары чисталыгы, урамнарны яктырту хуҗалыгында тәртип булырга тиеш-боларның барысы да авыл җирлеге башлыкларының турыдан-туры хезмәт вазифасы. Янгын куркынычсызлыгы режимы районда бик төгәл һәм катгый үтәлергә тиеш. Антитеррор, янгын куркынычсызлыгы, ышанычлы элемтә, халык иминлеге юнәлешендә беребезгә дә уяулыкны киметергә ярамый, Яңа ел бәйрәмнәре районда тыныч үтәргә тиеш-диде ул.
Бу утырышта катнашкан көч структуралары, төрле оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре хисап тотты һәм район хакимиятенә үз тәкъдимнәрен җиткерде. Комиссиянең чираттагы утырышында бу мәсьәләләр дә уңай чишелеш тапты.
Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев