Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Апаска Фәрит Мөхәммәтшин килде
Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Фәрит Мөхәммәтшин иң элек Апас туган якны өйрәнү музеенда булды. Биредә яңа төзелгән янкорма, анда булдырылган палеонтология бүлеге белән танышты. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов әлеге бүлеккә экспонатлар туплау эше белән таныштырып үтте. Мамонт һәм аның баласы, җир һәм...
-
Апаста шәхси кабул итүләр узды
Бүген, 31 гыйнварда районның административ бинасында Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Татарстан Республикасы Президент идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева шәхси кабул итүләр уздырды. - Без ай саен районнарда булып халык белән шәхси кабул итүләр үткәрәбез. Биредә яшәүче кешеләрнең шәхсән үзләрен борчыган сорауларына уңай җавап табып, мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз, - ди...
-
Апаста хоккей уеннары бара
Апаста 30 гыйнварда уздырылучы Татарстанкүләм "Алтын алка" турниры, республика беренчелегенә 2008 елда туган ир балалар арасында зона ярышларына Буа, Арча һәм Саба районнарыннан командалар килде. Иртәнге унда Апас һәм Саба районнары командалары очрашты. Төп исәп 1:1 иде, буллитлар билгеләнде һәм бу матчта кунаклар 2:1 исәбе белән җиңде. Турнирны ачу тантанасында...
-
Апас районында ГТО нормативларын 1200 кеше тапшырды
-Апас районында ГТО кышкы фестивалендә барлыгы бер меңнән артык кеше катнашты, - дип хәбәр итә район спорт һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. ГТО комплексы барлыгы унбер баскычтан гыйбарәт. Район үзәгендә үткән ГТО нормативлары тапшыру кышкы фестиваленең беренче көнендә - 25 январьда районның барлык мәктәпләре дә бик актив катнашты....
-
Иске Әнәле авылында яңа күпфункцияле үзәккә нигез салу эшләре башланып китте
Бүген Иске Әнәле халкы авыл уртасындагы яңа, матур, чиста клубка җыелды. Мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, дәртле биюләрен карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште, агымдагы елда башкарылачак эшләр белән таныштырды. - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан сорап алган өстәмә бирелгән 27 миллион 500 меңгә күпфункцияле үзәк төзүне башлыйбыз....
-
Апаста “Ел тәрбиячесе-2018“ бәйгесе бара
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесе башланып китте. Биредә тәрбиячеләр үзләренең осталыкларын, сәләтләрен, эш алымнарын күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша.
-
Апаска “Халкым минем” тапшыруы иҗат төркеме килде
Алар районыбызның яшәешен күзәтеп, истәлекле урыннарында булып, алдынгы, булдыклы кешеләре, өлкәннәр, яшьләр, балалар белән аралаштылар. Апасыбызның мәдәният, сәнгать өлкәсендә башкарылган күп кенә эшләр, чаралар белән таныштылар. Иҗат төркемен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина озатып йөрде. - Апас үзенең матурлыгы, данлыклы шәхесләре белән татар дөньясына бик таныш. Ул үзенең...
-
Районда төзелеш эшләре бар көченә бара
Салкын кыш айлары баруына карамастан, районда төзелеш эшләре бар куәтенә бара. Төзелеш мәйданнарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин үзе булып чыкты. Район башлыгы Әнәле авылында төзеләчәк күп функциялә үзәк белән танышып чыкты. Буаның төзелеш идарәсе директоры Рафаэль Низамов сүзләренә караганда монда мәктәп белән балалар бакчасы урын алачак. "Без инде Апас районында...
-
“Ак Барс Холдинг“ компаниясенең агросәнәгать буенча генераль директорның урынбасары Камиль Галиев: Күрсәткечләр әйбәт, әмма әле башкарасы эшләр күп
Иске Йомралы авылының мәдәният йортында "Свияга" берләшмәсенең 2017 ел нәтиҗәләре буенча бүлекчә җитәкчеләре, ферма мөдирләре катнашында җыелыш узды. Киңәшмәдә Апас районының азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, "Ак Барс Холдинг" компаниясенең агросәнәгать буенча генераль директорның урынбасары Камиль Галиев һәм "Свияга" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты. Җыелышта берләшмәнең бүлекчәләрендәге сөт һәм ит...
-
Без күргәннәрне яшьләргә күрсәтмәсен
Ленинград чолганышын 75 ел элек өзгәннәр. 1943 елның 18 гыйнвары Нева елгасы янында төзелгән шәһәр өчен борылыш мизгеле булган. Нәкъ шушы истәлекле көн уңаеннан безнең районда яшәүче, дәһшәтле сугышны, чолганыш эчендә калган шәһәрнең афәтләрен үз күзләре аша үткәргән райондашларыбызны район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина...
-
Иске Йомралы авылында хоккей буенча зур турнир узды
Апас районың Иске Йомралы авылында хоккей буенча район яшьләре арасында турнир булды. Әлеге уен "Легион" командасы кубогына беренче тапкыр уздырылды. Барлыгы дүрт команда катнашты. Турнирга стартны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бирде. Ул барлык спортсменнарны матур уен күрсәтергә өндәде һәм аларга әлеге турнирда уңышлар теләде. Әлеге уеннарны оештыруның иганәчеләре...
-
19 января православный мир отмечает Крещение
Крещение - один из величайших праздников, отмечаемый христианами не менее торжественно, чем Рождество Христово. В ночь на Крещение принято освящать воду, символ очищения и жизни. Считается, что в этот день вся вода набирает волшебные свойства, и может излечить от недугов и принести хорошие и удачные события в жизни. Пусть этот...
-
Мәдинә апа Зиннәтуллина 35 ел яшь бозаулар тәрбияли
"Свияга" берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе Тәүгелде авылы фермасында 11 кеше хезмәт итә. Коллективта ярдәмләшеп, берсен-берсе тулыландырып эшлиләр. Тәҗрибәле, озак еллар бер үк хезмәтне башкаручы апа-абыйлар да бар араларында. Яшь бозаулар тәрбияләү бүлегендә эшләүче Мәдинә апа Зиннәтуллина да шундыйлардан. Ул 35 ел яңа туган бозаулар янәшәсендә. -43 ел элек Аюкөйдергән авылыннан Тәүгелдегә...
-
Апаслылар Шәмсия Җиһангирова белән очрашты
16 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Китапханәгә халык теләп килде. Аларның барысында да Шәмсия Җиһангированы күрү, аралашу, иҗаты белән тагын да якыннан танышу теләге көчле иде. Зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән яраттырды ул. Матур...
-
Апас музеенда сәгатьләр күргәзмәсе ачылды
Апас музеенда сәгатьчеләр династиясе дәвамчысы, Апаста яшәүче Назыйф Салаватов эш дәверендә тупланган 200гә якын кул, өстәл һәм стена сәгатьләре күргәзмәсе рәсми рәвештә һәм тантаналы итеп ачылды. Аларның бик күбесе төзек булып, әле дә вакыт саный. Бу чарада аның хатыны - Апас үзәк китапханәсе хезмәткәре Венера, Апас аграр көллияте студентлары, тарих...