Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле авылында яңа күпфункцияле үзәккә нигез салу эшләре башланып китте

Бүген Иске Әнәле халкы авыл уртасындагы яңа, матур, чиста клубка җыелды. Мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, дәртле биюләрен карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште, агымдагы елда башкарылачак эшләр белән таныштырды. - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан сорап алган өстәмә бирелгән 27 миллион 500 меңгә күпфункцияле үзәк төзүне башлыйбыз....

Бүген Иске Әнәле халкы авыл уртасындагы яңа, матур, чиста клубка җыелды. Мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, дәртле биюләрен карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште, агымдагы елда башкарылачак эшләр белән таныштырды.

- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан сорап алган өстәмә бирелгән 27 миллион 500 меңгә күпфункцияле үзәк төзүне башлыйбыз. Биредә татар балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, спорт залы булачак. Эш урыннарын районыбыз яшьләренә бирәбез. Шушы ук урамга асфальт юл да керәчәк, - диде район башлыгы. Халык соравы буенча авыл эчендәге чишмәнең әйләнә-тирәсен төзекләндерүгә ярдәм итәчәген дә белдерде. Аннан соң барлык халык белән бергәләп беренче нигез ташы салуда катнашты. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл мулласы Мостафа хәзрәт Идиятуллин Коръән аятьләре укып, изге эш башлауга дога кылдылар. - Бүген авылыбызда зур бәйрәм. Өр-яңа балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, шулай ук спорт залы да булачак. Ике бала анасы буларак мин бик шат. Ана телебездә, гореф-гадәтләрне саклап тәрбияләнәчәк һәм укыячак безнең балаларыбыз. Район башлыгына, әлеге эштә катнашучы һәрберсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Саёра Шәйхиева.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев