Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста хоккей уеннары бара

1 декабрьдә Россиякүләм хоккей көне уңаеннан Апаска зур хоккей килде, "Алтын алка" бозында 2017-2018 еллар хоккей сезонына старт бирелде. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм хоккей сөючеләрне, трибуна тулы җанатарларны котлап, матур теләкләрен җиткерде. Бу көнне бозга 5 яшьлек балалар да хоккей уйнарга чыкты. Боз...

1 декабрьдә Россиякүләм хоккей көне уңаеннан Апаска зур хоккей килде, "Алтын алка" бозында 2017-2018 еллар хоккей сезонына старт бирелде. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм хоккей сөючеләрне, трибуна тулы җанатарларны котлап, матур теләкләрен җиткерде.

Бу көнне бозга 5 яшьлек балалар да хоккей уйнарга чыкты. Боз сарае хезмәткәре Гөлнара Гаптелвәлиеваның улы Илмаз, Кама Тамагыннан Апаска килеп әти-әнисе Айдар белән Алсу Вахитовларның шәп хоккейчы булырга өйрәнүче улы Әмир һәм бозга чыккан 100 гә якын төрле яшьтәге хоккейчы (2012 елдан башлап 2005 елга кадәр) көннәрен әнә шулай файдалы итеп үткәрделәр. Аларның һәммәсенә медальләр, Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Командаларда кызлар да уйный, малайлардан кимен куймыйлар алар бозда алка куганда.

-Шимбә һәм якшәмбедә дә Апас бозында хоккей турнирлары көне буе барачак-килегез, карагыз, хоккей бик күңелле, кызык уен,-ди "Алтын алка" директоры Рамил Мөхетдинов. -Апас бозында Апас хоккей лигасы олылар командалары белән тирә-күрше районнар командалалары да көч сынашырга теләк белдерде. (6+)

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев