Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас җирлеге Халыкара икътисади форумы кунакларын кабул итте

Казанда узган “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы вәкилләре Апас җирлегендә дә кунак булды.


(18 май, “Апастово-информ”). 
 Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында сәүдә, икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту максатыннан оештырылган форумда 80нән артык ил вәкиле катнаша. 
Заманча икътисади партнерлыкны күздә тоткан эшлекле очрашу Апас районында да узды. Биредә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркидән, Алжирдан партнерлар бар иде. Шулай ук “Хәләл” стандартлаштыру һәм сертификация Халыкара үзәге җитәкче-белгечләре катнашты. 
- “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы кысаларында кунакчыл Апас җиренә килдек. Район башлыгы Айрат Җиһаншин безне каршы алды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Белоруссиядән, Алжирдан инвесторларны берләштергән делегация белән күп җирләрдә булдык. Аларның киләчәктә Татарстан белән кызыксынып, безнең белән хезмәттәшлек итүләрен телибез. Районның сөт-май комбинаты безнең партнер. Бер ел элек алар Сертификат алды. Без бергәләп Дөньякүләм эре күргәзмәдә дә катнаштык, - ди Халыкара “Хәләл” стандартлаштыру һәм сертификация Халыкара үзәге генераль директоры Айдар Газизов. 
Чит ил кунаклары район үзәге, Батырлар Аллеясы, Мемориал комплекс белән таныштылар. Яңа төзелгән “Рухият” мәдрәсәсендә булдылар. Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицаны карадылар. Сөт-май комбинатының эшчәнлеге белән кызыксындылар. Шулай ук Каратундагы камыр ризыклары пешерү цехы, “Ибраһимов” крестьян хуҗалыгы, Шонгатыдагы терлек сую цехы да аларда зур кызыксыну уятты. 
-Районыгыз матур, төзек, халкыгыз кунакчыл. Безгә барысы да ошады. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга зур рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә хезмәттәшлек итәрбез, элемтәдә торырбыз дип уйлыйбыз, - диделәр алар. 
Делегация вәкилләре көн дәвамында район белән танышып, киләчәктә хәләл продукцияне урнаштыру, таратуда хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев