Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас Сабан туенда ат чабышында һәр катнашучыга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак

Беренче, икенче, өченче урынны яулаучылар махсус бүләкләргә дә ия булачак.

(3 июнь, “Апастово-информ”).
Ат чабышы – Сабантуйның күрке булып тора. Борын-борыннан ук халкыбыз ат яраткан, аны тәрбияләгән, Сабантуйга әзерләгән. Татар халкының көтеп алган, яраткан бәйрәмен бүген дә ат чабышларыннан башка күз алдына китереп булмый. Ат чабышы – быел 8 июньдә узачак Апас Сабан туеның күрке булачак. Быел исә ат чабышына яңалык та кертелгән.
“Быел ат чабышында һәр катнашучыга 5мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнде. Беренче урынны алучы - холодильникка, икенче урынны алучы - кер юу машинасына, өченче урынны алучы – телевизорга ия булачак”, - дип хәбәр иттеләр бәйрәмне оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев