Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр арта бара

10-30 апрельдә район туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр кабул итү көннәре уза.

(19 апрель, “Апастово-информ”).


Апасның көмеш волонтерлары да бу эштән читтә калмады.

“Көмеш волонтерлар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә төрле әйберләр тегә. Алар носилкалар, маскет челтәрләр, аптечка, госпиталь өчен тегелешләр, баш астына мендәрләр, кием-салымнар - барлыгы 22 төрле эшләнмәне музейга да тапшырдылар. Бу тарихи, сәяси вакыйга өчен теләктәшлек белдерүчеләрнең җитәкчеләре - Сания Сафиуллина”, - ди музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Район буенча йөздән артык волонтер әлеге изге, зур түземлек сораучы эшне башкара. Әлеге экспонатлар да экспозициягә куелачаклар. Бу хакта Рәмис абый Ногманов хәбәр итте.

Бүләкләрне кабул итү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев