Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста волонтерлык хәрәкәте активистлары хөрмәтләнде

“Россия көне”ндә изге эшләрнең үзәгендә торучы 10 волонтерга “Волонтерлык кенәгәсе” тапшырылды.

(12 июнь, “Апастово-информ”).
Арабызда чит кеше бәласенә битараф калмыйча, ярдәм кулы сузарга ашыгучы, изгелеккә өндәүче кешеләр булуы сокландыра.
“Бүгенге көндә районда 100гә якын волонтер исәпләнә. Алар арасында балалар, яшьләр, өлкәннәр дә бар. 2022нче елда “Алга” яшүсмерләр клубында оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте эшчәнлеге аеруча хөрмәткә лаек. Алар изге күңелле тылсымчылардай һәр көннәрен изге эшкә багышлыйлар. Хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтәләр.“Тормышны бәялибез” волонтерлык хәрәкәтенең Апас бүлекчәсе көмеш волонтерлары маскировка челтәрләре үрү, эчке киемнәр, урын җирләр тегү белән беррәттән, эш төрен киңәйтә баралар, яңалыклардан читтә калмыйлар. Аларның сафлары да тулылана бара. Яңа көчләр килә, һәркем иминлек өчен үз өлешен кертергә тырыша”, - дип белдерде районның волонтерлык хәрәкәте координаторы Айгөл Идиятуллина.
Изге күңелле райондашларның намуслы хезмәте әһәмиятле дәүләт бәйрәме – “Россия көне”ндә олы хөрмәт белән билгеләп үтелде. Изге эшләрнең үзәгендә торучы 10 волонтерга“Волонтерлык кенәгәсе” һәм бүләкләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев