Апаста Халыкара гаилә көне уңаеннан үрнәк парлар бүләкләнде
Районда 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан үрнәк гаилә юлы узган парлар хөрмәтләнде. 50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр тапшырылды.
(15 май, “Апастово-информ”).
Апас мәдәният йортында алар өчен бәйрәм кичәсе әзерләнгән иде. Һәркем өчен үрнәк булган тигез, озын гаилә юлы узучыларга иң матур, җылы сүзләр яңгырады.
“Хөрмәтле парларыбыз, өлкәннәребез! Сезне район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, башкарма комитеты һәм үз исемемнән бәйрәм белән котлыйм. Авырлыкларны бергә җиңгән, кулга-кул тотынып уздырып җибәргән, бәхетле мизгелләрне дә уртак иткән, сыналган, гаиләне тулы итеп саклап калырга көч тапкан парлар сез. Яшьләргә үрнәк булып, тигезлектә озак яшәгез, йортларыгыз һәрчак имин булсын, балаларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз гел сөендереп торсын. Рәхмәт булганыгыз өчен”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Сәхнә түренә 50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләр чакырылды. Алар – чын фидакарь хезмәт ияләре, яшәешләре белән дә, эшләре белән дә бик күп мактау сүзләренә лаек райондашларыбыз.
Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Бүген матур бәйрәмгә килдегез. Сез – тормышның төрле чагын күргәнсез. Шатлыклары да күп булган, борчулары да очрагандыр. Ләкин югалып калмыйча, бүгенге матур гаилә бәйрәменә килеп җиткәнсез. Сез гел үрнәк, терәк булып яшәгәнсез, мактаулы хезмәт юлы узгансыз. Районыбызның бүген матур, алдынгы булуында да сезнең өлешегез бик зур. 50-60-70нче елларда иң кирәкле һөнәр ияләре сез булган, - - диде ул.
Шулай ук район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Биеш авылы чиркәве настоятеле Сергий атакай да гаиләләрне бәйрәм белән котлап, аларның яшьләргә үрнәк булуын билгеләп үттеләр.
Гаилә бәйрәме җылы чыгышлар, матур җыр-биюләр, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Өлкәннәр рәхмәтләрен әйтеп, күңелләре булып таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев