Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы уңыш яулады

Янгын сүндерүчеләр ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү подразделениесы” республика смотр-конкурсында катнашты.

(27 май, “Апастово-информ”).
Әлеге смотр-конкурста район данын Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре яклады һәм уңышка иреште. Бу хакта район хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Апас районы янгыннан коткару буенча гарнизон җитәкчесе Павел Тихонов хәбәр итте һәм Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллинга олы рәхмәтен белдерде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин мактау сүзләрен ирештерде һәм Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев