Морзалар авылы халкы “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылдылар
Мәдәният йортына җыелып сеткалар үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар.
(24 нче гыйнвар, “Апастово-информ”.)
Морзалар авылы мәдәният йорты кичләрен гөр килеп тора. Авылның хатын-кызлары җыелышып махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм өчен томач басып кисәләр, сетка үрәләр, шәмнәр ясыйлар.
“«Ярдәм янәшә» акциясе турында хәбәр бирүгә авыл халкы бердәм булып җыелышып килделәр. Көн дә унбишкә якын хатын-кыз бердәм булып, кичке алтыдан унга кадәр эшкә йөргән кебек йөриләр. Үзләренә эш кораллары белән бергә йомыркалар, оннар алып килделәр. Ике көн күп итеп басып токмач кистек. Авыл белән җыелышып сетка алдык. Шулай ук халыктан иске челтәрләр җыеп, аларны кисеп үрә башладык. Барысының да күңелендә, илебездә тынычлык булсын иде дигән теләк. Авыл халкы белән парафинга акча җыйдык. Ул кайтып җиткәнче дип, бер апа алып килгән белән ясап та карадык. Аллага шөкер эшебез дәвам итә. Токмач та басып кисәбез, сетка да үрәбез, шәмнәр дә ясыйбыз. Барлык авыл халкына олы рәхмәтемне ирештерәм!”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев