Район башлыгы Айрат Җиһаншин “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде
Казанда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
Әлеге чарада Апас районы делегациясе дә катнашты. Биредә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль органнар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларның үз эшләренә һәм кече Ватанына тугрылыклы, бердәм команда булуын ассызыклады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук аеруча тырыш хезмәткәрләргә Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шул исәптән районыбыз башлыгы Айрат Җиһаншин да “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы" медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев